Татарстанда 24 муниципаль районда җылылык җибәрүгә керештеләр

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Баулы, Буа, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Ютазы районнары, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә җылылык җибәрү турында Карар кабул ителде. Бүгенге көндә 606 мәктәп, 732 балалар бакчасы, 863 сәламәтлек саклау объекты, 372 мәдәният объекты, 102 спорт объекты, 63 социаль яклау объекты җылылык белән тәэмин ителгән. 1093 котельный сафка бастырылган. Мәгълүмат 2019 елның 23 сентябрендә Мәскәү шәһәренең 07:00 сәгатенә муниципаль берәмлекләр тарафыннан бирелде. Быел җылыту сезоны узган елга караганда бер атнага иртәрәк башланды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ассызыклаганча, республика штабының көзге–кышкы чорга әзерлек буенча VII утырышында чыгыш ясаганда, җылылыкка беренче чиратта социаль өлкә объектларын-балалар бакчаларын, сырхауханәләрне һәм мәктәпләрне тоташтырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International