Дәүләт программалары, ТР бюджетыннан финанслау һәм гражданнарның үзара салымы Татарстан инфраструктурасын үзгәртергә мөмкинлек бирде, дип саный ТР Президенты. Татарстанның 40 дәүләт программасында катнашуы, гражданнарның үзара салымы һәм ТР бюджетыннан акча быел татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрергә һәм иҗтимагый киңлекләрне үзгәртергә, ремонт һәм төзелешне оештырырга мөмкинлек бирде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык Юлламасында хәбәр итте. Дәүләт программалары ярдәмендә Татарстан Республикасында яңа һәм ремонтланган торак йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, сырхауханәләр һәм ФАПлар, спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары барлыкка килде. «Иҗтимагый киңлекләр: Парклар һәм яр буйлары, урамнар һәм бульварлар, скверлар һәм мәйданнар тамырдан үзгәрде»,— дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2019 елда юллар һәм күперләрне ремонтлау һәм төзүгә якынча 32 млрд. сум бүлеп бирелгән. Ә авылга ярдәм итүгә юнәлдерелгән акчалар торак пунктларны эчә торган су белән тәэмин итүгә, яктыртуны тәртипкә китерүгә һәм башка бик күп нәрсәләргә ирешелде. Ә бакчачылык ширкәтләрендә яңа юллар, су башнялары һәм скважиналар, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар барлыкка килде. «Гражданнарның үзара салым программасы кысаларында территорияләрне һәм массакүләм ял итү урыннарын төзекләндерү, елгаларны һәм күлләрне чистарту һәм башка эшләр алып барыла. Халыктан 1 сумга финанслашу өчен бюджеттан 4 сум акча тотыла. Быел бу максатларга 1 млрд сум каралган», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.