Республикада агымдагы елның күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы тәмамланып килә

2012 елның 29 сентябре, шимбә

Бүген Хакимият йортында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында видеоконференция режимында Татарстан Рееспубликасында 2012 елда РФның 21.07.2007 дән №185-ФЗлы “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын  тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү буенча республика киңәшмәсе булды.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.

28 сентябрьгә ( ДТИ мәгълүматлары буенча) капиталь ремонт буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы  4 млрд. 266,78 млн. сум, әлеге суммма еллык лимитның 97,66% тәшкил итә. 836 йортта капиталь ремонт тәмамланган, әлеге йортлар исемлегендә  36 муниципаль райондагы, программа планлаштырган барлык йортлар да бар. ДТИдә 39 райондагы 632 йортны кабул итү актына кул куелды.

Өстәмә программа буенча ( ДТИ мәгълүматлары буенча) капиталь ремонт буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 64,43 млн. сум, әлеге сумма еллык лимитның 17% тәшкил итә.

28 сентябрьгә УКИ һәм СТЖ хисапларына барлык чыганаклардан да 4 млрд. 71 млн. сум күчерелгән, әлеге сумма еллык лимитның 86% тәшкил итә (өстәмә программаны исәпкә алганда).

Казанда Универсиада кунакчыллыгы зонасында урнашкан күпфатирлы йортларның алгы якларын һәм түбәләрен ремонтлау буенча эшләр дәвам итә. Кунаклар бара торган маршрут буенча ремонт таләп итүче 197 объект урнашкан. Хәзерге вакытта 196 объектта ремонт эшләре бара, әлеге сан гомуми лимитның 99% тәшкил итә.

27 сентябрьгә “Чиста су” программасы буенча эшләрнең  275,4 км үтәлгән (2012 ел планының 91%). Планлаштырылган барлык 42 скважина борауланган. 39 суэтем башнясының 24е куелган ( 61,5%).

28 сентябрьгә 4 мең 698 фатирның 4 мең 576сында ( 97,4%)  индивидуаль җылыту җиһазы тулысынча монтажланган, дәүләт комиссиясеннән 4 мең 162 фатирны ( 89%) файдалануга тапшыру акты алынды.

Докладта мәктәпләрне капиталь ремонтлау турында да сөйләнелде. Республиканың 165 гомуми белем бирү мәктәбенең 164ендә капиталь ремонт буенча эшләр тәмамланган, кабул итү комиссиясе үткәрелгән, ГИСУ вәкилләре катнашында, муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары һәм ремонтланган уку йортлары вәкилләре белән берлектә комиссиянең кабул итү актларына кул куелган. Программага соңарып кертү сәбәпле,  Югары Ослан муниципаль районындагы Кильдеев мәктәбендә эшләр тәмамланмаган. Хәзерге вакытта спорт залы түбәсен ябу буенча эшләр бара.

Киңәшмә ахырында катнашучылар социаль-мәдәният-көнкүреш объектларына һәм торак фондына җылылык бирү соравын тикшерделәр. Республика Президенты Р.Н. Миңнеханов барлык эшләрне дә якын арада эшләп бетерергә боерды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International