Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында министрлык җитәкчелегенең “Ренейссанс” төрек Холдингының идарә рәисе Эрманом Ылыджак белән очрашуы булды. RenaissanceHolding – төзелеш, күчемсез мөлкәттә инвестиция, энергетика һәм сәүдәгә махсуслашкан компанияләр төркеме. Ренейссанс Констракшн дөньяның 100 иң яхшы халыкара подрядчы фирма исемлегенә кергән һәм Төркиядәге эре халыкара подрядчыларның берсе булып тора. Соңгы 20 ел эчендә компания 450 дән артык проектны уңышлы тәмамлады.
Очрашуны башлаганда, төзелеш өлкәсендә төрек компанияләре белән хезмәттәшлек итү һәрвакытта да әйбәт булды, без бүген дә бер-беребезгә кирәк дип билгеләп үтте ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин. Сезнең тәҗрибәгез һәм белемегез безнең өчен бик мөһим һәм файдалы, диде министр. Бүген республика төрек төзелеш компанияләренә күләмле эш кенә түгел, эре инвестицион проектларда хезмәттәшлек итү мөмкинлеген тәкъдим итәргә әзер.
Үз чиратында Эрман Ылыджак түбәндәгеләрне әйтте: соңгы елларда җитәкләгән әлеге компаниядә үзгәрешләр булса да ( бу, иң беренче чиратта, әйләнешнең үсүе белән бәйле), безнең өчен, һәрвакыттагыча, кечкенә заказлар юк.
Очрашуда футбол стадионындагы эшләрнең барышы турында да сөйләштеләр. Министр И.Э. Фәйзуллин төрек холдингын Универсиаданың иң катлаулы объектларының берсен төзүдә катнашырга чакырды. Әлеге объектта монолитлы бетон белән бәйле эшләр күп, әлеге этапта төрек компаниясе бик файдалы булыр иде. Моннан тыш министр республиканың Яр Чаллы, Алабуга һәм Әлмәт кебек регионнарының үсешенә игътибар итте. Холдинг тормышка ашыра торган проектларның күбесе нәкъ шушы шәһәрләр өчен әйбәт булыр иде, дип билгеләп үтелде.
Әлеге чара кысаларында тагын бер сорау тикшерелде. И.Э. Фәйзуллин кунакка төзелештә Россия норматив базасын гадиләштерү буенча үз тәкъдимнәрен әйтү үтенече белән чыкты. Бүген Министрлык белгечләре бү юнәлештәге тәкъдимнәрне эшкәртү белән шөгельләнәләр. Дөньяның төрле илләрендә төзелеш эше алып барган компаниянең тәҗрибәсе бик мөһим һәм файдалы булыр иде.