Бүген Төзелеш Министрлыгында “Стройэкспертиза” журналының редакторлар советы җыелды

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Стройэкспертиза” тармак журналы редакторлар советы әгъзаларының утырышы булды. Чарада катнашучылар “Түгәрәк өстәл” артында төзелеш тармагының хәзерге халәтендәге актуаль сорауларны тикшерделәр. Утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасарлары А.С. Әхмәтшин һәм В.Н. Кудряшев, “ТР төзүчеләр дуслыгы” РНП президенты  Р.Ш. Халитов, КДАСУ ректоры Р.К. Низамов, ТР дәүләт төзелеш надзоры инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшев, ТР коммуналь предприятиеләр Союзы президенты А.Х. Хәйруллин һәм башкалар катнашты.

Очрашу Россиянең ВТОда катнашу шартларында, компанияләрнең конкурентлык сәләтләре соравын тикшерүдән башланды. “Түгәрәк” өстәләдә катнашучыларның күбесе конкуренциянең мөһим һәм файдалы булуын, Россия базарына чит ил компанияләренең килүе хезмәтне оештыру дәрәҗәсен күтәрергә сәләтле, дигән фикер әйттеләр. А.С. Әхмәтшин, тагын да мөһимрәк күренеш буларак, Россиядәге эре төзелеш оешмаларының чит илләр өчен дә кирәк  булу мөмкинлеген әйтте.  Ләкин бу күренеш тормышка ашсын өчен күп эшләр эшлисе бар. Якын киләчәктә могжизалы күренешләрне булыр, дип көтеп утырырга кирәкми. Бүген, иң беренче чиратта, туры килгән норматив базаны  баскычлап эшләргә һәм эшләү принцибын үзгәртергә кирәк, диде министр урынбасары.

Очрашуда күтәрелгән икенче зур сорау – белемнең сыйфаты. Очрашу барышында катнашучылар билгеләп үткәнчә, кадрлар әзерләүнең сыйфаты  төзелгән объектларның сыйфатына яки җитештергән төзелеш материалларына турыдан-туры бәйле. Әлеге тема бик зур бәхәс барлыкка китерде, чарада катнашучылар югары звенодагы кадрларны гына түгел, урта, шулай ук эшче белгечлеген алган кадрлар турында, чит илләрдән эшче кадрлар җәлеп итү турында фикерләрен әйттеләр.

Очрашу барышында төзү һәм проектлаштыру өлкәсендәге экспертлар фикер алыштылар һәм кайсы сорауларны якын киләчәктә карау кирәклеген билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International