Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча Төбәк Үзәге 2019 елның III кварталы нәтиҗәләре буенча иң яхшылар бишлегенә керде. 2019 елның июль-сентябрь айларында үзәккә гражданнардан 372 мөрәҗәгать керде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү, гомумйорт ихтыяҗлары өчен түләүне исәпләү, яңадан исәпләү, түләү документларын формалаштыру, өстәмә түләүләр – 101; ТСЖ, ТТК, идарәче оешмаларның (шул исәптән финанс-хуҗалык эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр) гамәлләре законлылыгы – 74; идарәче оешмалар тарафыннан мәгълүмат ачу – 67 - бу иң актуаль проблемаларның берсе. Моннан тыш, 2019 елның III кварталында укыту семинарлары, республика районнарында гражданнар белән күчмә очрашулар уздырылды, Үзәк хезмәткәрләре КФЙ милекчеләре җыелышларында катнашты.