ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Бөтендөнья архитектура көне белән котлый

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Хөрмәтле архитекторлар һәм архитектура цехы ветераннары!

Кадерле хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Бөтендөнья архитектура көне белән котлыйм! Архитектура вакыт рухы белән һәм Кеше эстетик, сизгер теләкләре белән бәйле.  Бүген дөньяның күпчелек шәһәрләрендә җәмәгать киңлекләрен проектлауга һәм яңадан мәгънәсенә төшендерүгә, кешеләр өчен уңайлы яшәү һәм ял итү өчен шартлар булдыруга аерым игътибар бирелә. Бу ситуациядә халыкны төзекләндерү проектларына җәлеп итү процессы – тотрыклы һәм аңлы, чыннан да, кешеләргә кирәкле һәм аларның ихтыяҗларына йөз тоткан проектлар булдырырга мөмкинлек бирә. Хөрмәтле Татарстан Республикасы архитекторлары! Сезнең иҗади һөнәрегез нәтиҗәсендә әйләнә-тирәбез камилләшә, дөньяга карашлар үзгәрә! Чөнки архитектура һәм төзекләндерү сыйфаты, мәдәният һәм зәвык тәрбияләү элементларының берсе. Алар кешенең эмоциональ дөньясына, бөтен сәнгать ягыннан тирән тәэсир итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International