Төзелеш министрлыгында Кырым Республикасы вәкиле белән очрашу булды

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы базасында министр урынбасарлары И. Н.Насыйров һәм А. А. Ярмиев җитәкчелегендә Кырым Республикасы Министрлар Советы Рәисе урынбасары Юлия Жукова белән очрашу узды. Очрашуда һәр төбәкнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, торак-коммуналь өлкәне үстерү турында фикер алыштылар. Сораулар күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау, каты көнкүреш калдыкларын җыю, «Безнең ишегалды»яңа программасын формалаштыру мәсьәләләренә кагылышлы иде. Очрашуда шулай ук республикада коммуналь түләүләр җыю мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар. Очрашу ахырында яклар норматив-хокукый җайга салу һәм ТКХ өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча конструктив хезмәттәшлекне дәвам итүгә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International