Министр И.Э. Фәйзуллин Россия Федерациясенең торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләү буенча эшче төркем формалаштыруда катнаша

2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә.  Ул анда Россия Федерациясенең торак-коммуналь хуҗалыгын модернизацияләү буенча эшче төркем формалаштыру киңәшмәсендә катнашты. Чараны оештыручылар булып, Россия Президенты Администрациясе тора.

Татарстанның тармакны реформалаштыруда тәҗрибәсе бар. 2004 елдан алып 2010 елга кадәр республикада 33 млрд. сумлык, шул исәптән коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү өчен 22 млрд. сумлык программа тормышка ашырылды.

Әлеге программа зыян китерүче  оешмаларның санын киметергә ярдәм итте. Төп фондларның искерүе кимеде: ягулык хуҗалыгы – 55 тән- 48% кадәр; суүткәргеч-канализация хуҗалыгы  - 51 дән 49% кадәр. Гражданнарның торак-коммуналь хезмәтләрдән куллану өчен түләүнең ирешелгән дәрәҗәсе арттырылды. Әлеге күрсәткеч 2003 елда 93% булса, 2010 елда 98,3%  кадәр күтәрелде. Торак өлкәсен төзекләндерүнең дәрәҗәсе дә артты: суүткәргеч белән 85,7% ( 5,6% артты); канализация белән – 79,6% кадәр ( 6,4% артты); җылыту белән – 96,9% ( 5,4% артты); җылы су белән тәңмин итү ягыннан – 72,1% ( 5,8% артты).

Татарстан Республикасында әлеге программадан тыш башка комплекслы программалар тормышка ашырылды: ТКХ ярдәм итүче федераль Фонд белән бергә күрфатирлы йортларны капиталь ремонтлау һәм авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасы; коммуналь ресурсларны хисаплаучы коллектив ( гомумйорт) приборлары күрсәтүе нигезендә кулланучыларны ял итүгә күчерү республика адреслы программасы; энергоресурс эффективлыгыпрограммасы; 2 контурлы казан урнаштыру; “Чиста су” республика программасы.

Министр И.Э. Фәйзуллин киңәшмәдә катнашучыларның игътибарын коммуналь өлкәдә приоритетлы бурычлар булып, тарифларны формалаштыру буенча озак сроклы ачык сәясәт нигезендә шәхси инвестицияләрне җәлеп итү, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык объектларын инвентаризацияләү һәм тармак модернизациясендә капиталь кертемнәрнең озак сроклы сәясәтен формалаштыру торуына юнәлтте. Ул формалашкан эшче төркем кысаларында, туры килгән норматив базаны эшләргә әзер булуны раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International