Күпфункцияле үзәк агымдагы ел ахырында ачылыр дип планлаштырыла. Алабуга районы Танай авыл җирлеге Хлыстово авылында 100 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк төзелә. Бинаны торгызу республика программасы ярдәмендә мөмкин булды. Татарстан бюджетыннан 12,9 млн. сум бүлеп бирелгән. «Эшләрнең гомуми үтәлеше 45% тәшкил итә», – дип билгеләп үтә «Түбән Кама» газетасы. Күпфункцияле үзәк агымдагы ел ахырында ачылыр дип планлаштырыла. Моннан тыш, авыл клубларында ремонт эшләре Олы Армалы (республика бюджеты), Морт, Поспелово, Иске Юраш (җирле бюджет), Иске Күклек (җирле бюджет) авылларында да бара. Шулай ук Татарстан бюджетыннан финанслаганда Алабуга шәһәренең ике мәдәни мирас объектында ремонт-реставрация эшләре башкарыла. Гомуми сумма 62 млн. сум тәшкил итә.