Медведев Татарстанда ясле төзелешенең яхшы темпларын билгеләп үтте

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты каршындагы Совет президиумы утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Утырыш барлык төбәкләр белән видеоконференция режимында узды. 

Утырышта катнашучылар «Сәламәтлек саклау» һәм  «Демография» илкүләм проектларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Демография» илкүләм проектыннан башлыйм, - диде Дмитрий Медведев. - Бүген яслеләр белән хәлләр ничек икәнлеген белик. Тема аңлашыла. Без өчтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчалары чираты буенча эшләгән идек, бу турыда еш искә төшерәм. Бу – катлаулы, масштаблы проект булды. Тулаем ул гамәлгә ашырылды. Хәзер инде без өч яшькә кадәрге балаларны мәктәпкәчә учреждениеләргә – яслеләргә урнаштыру турында сөйләшәбез. 

Бюджетта бу максатларга акчалар күп салынган, быелга – 65 млрд сум диярлек. Төзелеш буенча алда баручы төбәкләр бар: Воронеж өлкәсе, Татарстан, Вологода, Рязань, Белгород өлкәләре.

Моннан тыш, киңәшмә барышында 100-200 кешелек торак пунктларда ФАПлар төзү һәм ремонтлау, шулай ук халыкка медицина хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлеген арттыру өчен мобиль медицина комплекслары сатып алу темасы буенча фикер алыштылар.

Утырыш стенограммасы Россия Хөкүмәте рәсми сайтыннан http://government.ru/news/38098/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International