Казанда «Чиста су. Казан» 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс узачак

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

2019 елның 17-19 октябрендә «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә «Чиста су. Казан» 10 нчы махсуслаштырылган күргәзмә һәм конгресс һәм «Идеаль йорт» 1 нче бизәкләү материаллары, мебель, интерьер, дизайн һәм декор әйберләре махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак. Быел күргәзмәләрдә Рәссәйнең һәм Татарстан Республикасының 15 шәһәреннән, шулай ук Беларусь Республикасыннан 50дән артык компания һәм учреждение катнашачак. «Чиста су. Казан» күргәзмәсе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Казан ярминкәсе» ААҖ, Су ресурслары федераль агентлыгы һәм «Средволгаводхоз» ФДБУ ярдәме белән уздырыла. Конгрессның төп чарасы булып «Су ресурслары белән идарә итү һәм аларны саклау» дигән темага пленар утырыш тора.  «Чиста су. Казан» күргәзмәсе һәм «Идеаль йорт» күргәзмәсе 3000нән артык килүчене һәм профильле өлкә белгечләрен җәлеп итәчәк, аларга киң сайлап алу мөмкинлеге һәм эшлекле программада катнашу мөмкинлеге бирәчәк. Өстәмә мәгълүмат: тел.\факс: (843) 202-29-06 E-mail: id.expokazan@mail.ru www.waterkazan.ru, www.expohouse.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International