Казанның «Весна» торак комплексында 340 урынга исәпләнгән «Тамчы» балалар бакчасы ачылды

2019 елның 21 октябре, дүшәмбе

Казанда 158-нче номерлы «Тамчы» балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. 340 урынга исәпләнгән яңа учреждение һәм 18 балалар төркеме, шул исәптән сигез ясле, Табиев ур., 2 адресы буенча «Весна» торак комплексы территориясендә төзелгән.

Яңа балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән, подрядчы булып «РамСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тора. Шәһәр башлыгына балалар бакчасы мөдире Эльмира Теймурова сөйләвенчә, балалар бакчасында 18 балалар төркеме булдырылган, шуларның 8-е - кече яшьтәге балалар өчен. Балалар белән барлыгы 37 педагог эшләячәк, мәгариф учреждениесе штаты тулысынча комплектлаштырылган, дип ассызыклады ул.

Мәктәпкәчә учреждениедә мөмкинлекләре чикле балалар өчен каралган 4 аз комплектлы төркем җиһазландырылган. Балалар белән махсус әзерлекле педагоглар, дефектологлар, логопедлар эшләячәк. Моннан тыш, яңа балалар бакчасында аерым балалар өчен сенсор бүлмә бар.

Исегезгә төшерәбез, 2 сентябрьдә «Весна» торак комплексында балалар бакчасы белән янәшә 1501 укучыга исәпләнгән 185-нче номерлы яңа күппрофильле лицей ачылды. Учреждение Татарстанда иң зурысы булып тора.

Казанда барлыгы 306 балалар бакчасы эшли. Агымдагы елда шәһәрдә 6 мәктәпкәчә учреждение ачылган, бу елның ахырына кадәр тагын 4 (барлыгы 12 бина) ачу планлаштырыла. Быел 16 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү үткәрелә. Эшләр тәмамлангач, балалар бакчалары 2 яшьтән 6 яшькә кадәрге 2510 бала кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International