Россия Төзелеш министрлыгы башлыгына "Ак чәчәкләр" бульварын тәкъдим иттеләр»

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев Татарстан Республикасына ике көнлек эш визиты белән килде. Федераль министрның республикада булу программасында беренче чара «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру кысаларында ачылган «Ак чәчәкләр» бульварында булды. РФ төзелеш һәм ТКХ министрын төзекләндерү проектын карау барышында шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин булдылар.  Бульварны яшелләндерү проектның мөһим өлеше булып тора – анда 1000нән артык эре агач һәм куак утыртылган. Киңлекнең бөтен территориясендә яшел утраулар оештырылды. Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, Казанда, республиканың башка шәһәрләрендәге кебек үк, күп еллар дәвамында төзекләндерү буенча масштаблы эш алып барыла. 2015 елдан 2018 елга кадәр «Парклар һәм скверлар», «Су саклау зоналарын төзекләндерү» республика программалары һәм «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» өстенлекле проекты кысаларында барлыгы 8,6 млрд сумлык 328 объект (264 парк һәм сквер, 43 яр буе, 6 мәйдан, 7 бульвар, 8 урам) төзекләндерелгән.

Алар 2018 елда район кешеләре белән бергәләп эшләнгән яңа җәмәгать киңлеген карадылар.

Территорияне төзекләндерүнең алдан билгеләнгән концепциясе буенча ачык фикер алышулар барышында бердәм яшел җәяүлеләр бульвары барлыкка китерү, эре агачлар белән яшеллек өчен мәйданчык бүлеп бирү, функциональ зоналар: актив рәвештә вакыт уздыру, ял итү өчен төрле урыннар булдыру турында карарлар кабул ителгән иде. 

Яңа «Ак чәчәкләр» бульвары  2018елның 10 ноябрендә тантаналы төстә ачылды.

Төзекләндерүнең икенче чираты 2019 елда тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International