Рөстәм Миңнеханов коммуналь хезмәтләргә яңа махсус техника ачкычларын тапшырды

2019 елның 25 октябре, җомга

Бүген Казанда республика башкаласының коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшыру тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.

Казанның коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре 10 берәмлек урам себерү-вакуум техникасы алды. Моннан тыш, тагын 2 махсус машина бирелде, алары Алабуга һәм Чистай шәһәрләренә тапшырылды.

Владимир Якушев билгеләп үткәнчә, Татарстанда ел саен коммуналь техника паркын яхшыртуга зур акчалар бүлеп бирелә.  

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген коммуналь хезмәтләргә тапшырылган яңа машиналар – илебездә җитештерелгән заманча техника шәһәрне чистарак һәм матуррак итәргә ярдәм итәчәк. «Без муниципалитетларыбызның матди-техник базасын яңартып торабыз. Һәр муниципаль берәмлек яңа коммуналь техника ала. Шулай ук “КАМАЗ” автомашиналарына капиталь ремонт ясала, бу бик мөһим», - диде ТР Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International