Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Икенче Рәссәй яшьләр архитектура биенналесында булдылар. «Шәһәрләр үсеше өчен индустриаль территорияләр потенциалы. Сәнәгать мирасы белән эшләүгә яңа караш» пленар сессиясе алдыннан рәсми затлар күргәзмәне карап чыктылар һәм катнашучыларның проектларын бәяләделәр. Икенче Рәссәй яшьләр биенналесының финалы Иннополис шәһәрендә 24-26 октябрьдә уза. Чараны оештыручылар-Рәссәйнең Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Быел сайлап алу этабына 6 илдән һәм 53 шәһәрдән 739 катнашучы килгән, бу беренче биенналдагыга караганда ике тапкыр күбрәк. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Лондон, Майами, Дәһли, Пекин һәм Пизадан 35 яшькә кадәр булган яшь белгечләр гаризалар биргәннәр. Алар арасыннан 30 финалист сайлап алынды. Финалистлар «Сантехприбор» заводы һәм Казанда урнашкан Порт элеваторы территорияләрен ревитализацияләү проектларын тәкъдим иттеләр. «Сантехприбор» элекке җитештерү кварталында урнашкан. Хәзер завод мәйданнары, шәһәр үзәгенә якын урнашуга карамастан, буш тора. Аның бер корпусларының фасады мәдәни мирас объекты булып тора. Казан порт элеваторы елга порты янында урнашкан һәм шәһәр картасында тагын бер мөһим урын булырга мөмкин.