2019 елның 9 аенда Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында торак фондын планлы һәм планнан тыш тикшерү барышында гомуми мәйданы 4119,19 мең кв. метр булган 581 торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләрен, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм режимы бозылуның 816 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче оешмалар һәм физик затлар адресына инспекция тарафыннан 556 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 147 беркетмә рәсмиләштерелде, шул исәптән: юридик затларга – 4, вазыйфаи затларга – 24, физик затларга – 119. Барлыгы 475300 сумлык штраф санкцияләре кулланылды. Фактта штрафларның 422300 сумы түләнгән.