Зәйдә капиталь ремонттан соң «Сәламәтлек комбинаты» ачылды

2019 елның 2 ноябре, шимбә
Зәйдә капиталь ремонттан соң «Сәламәтлек комбинаты» ачылды. Ремонт эшләренә республика бюджетыннан 28 млн. сум бүлеп бирелгән.Төзүчеләр җылылык челтәрен, вентиляция системасын алыштырдылар, алар тузган иде. Кер юу бүлмәсенә яңа кер юу машиналары сатып алынган. Капиталь ремонттан соң комбинат танымаслык булып үзгәргән. Бүгенге көндә биредә зәйлеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International