Әлмәттә «Умка» балалар бакчасы ачылды

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе
Әлмәттә 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ачылды. Шәһәрдә масштаблы проект «Демография» милли проекты ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Яңа балалар бакчасы-заманча балалар үсеше үзәге. Биредә музыка, физкультура белән шөгыльләнү өчен бөтен шартлар тудырылган, менә дигән медицина кабинеты, учреждение территориясендә 12 уен мәйданчыгы һәм 1 спорт мәйданчыгы бар. Алга таба өстәмә белем бирү һәм медицина хезмәтләрен оештыру планлаштырыла: кечкенә әлмәтлеләрнең музыкаль, бию-ритмик сәләтләрен үстерү, инглиз телен һәм татар телен өйрәнү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International