КДАТУда ГХФның "Архитектура һәм хакимият" стратегик сессиясе узды

2019 елның 19 ноябре, сишәмбе

Кунаклар КДАТУның инновацион мәйданчыкларында булдылар. 2019 елның 15 ноябрендә КДАТУ " BFFT.space" архитектура-мәгариф киңлегендә Гомумрәссәй халык фронтының (ГХФ) "Архитектура һәм хакимият. Татарстан Республикасы дәүләт архитектура сәясәте" стратегик сессия (семинар) узлы. Семинар өч сессия форматында узды:

1. Татарстан Республикасында шәһәр киңлекләрен үзгәртеп кору буенча тарихи-мәдәни тәңгәллек һәм социаль-икътисадый карарлар;

2. Төзекләндерелгән территорияләрнең эксплуатацион тотрыклылыгын тәэмин итү проблемалары;

3. Архитектура мониторингы, шәһәр төзелеше аудиты һәм ТР шәһәрләренең генераль планнары.

Университет кунакларын КДАТУ ректоры Р. К. Низамов сәламләде һәм нәтиҗәле эш теләде. ГХФ экспертларының очрашу нәтиҗәләре резолюция, шулай ук муниципаль һәм республика дәрәҗәсендә башкарма хакимият органнары өчен йөкләмәләр һәм тәкъдимнәр рәвешендә басылып чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International