Татарстан-Беларусь: ТКХ өлкәсендә тәҗрибә алмашу

2019 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Очрашуда территорияләрнең үзенчәлеген исәпкә алып, торак-коммуналь өлкәне үстерү турында фикер алыштылар.Очрашуны ачып, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының ТКХ программаларын эксплуатацияләү һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов әлеге тәҗрибәнең эштә файдалы булачагына, шулай ук куелган дәүләт бурычларын хәл итәргә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.Визит барышында делегация әгъзаларына торак-коммуналь комплексындагы эшләрнең торышы, шулай ук Татарстанда калдыклар белән эш итү системасын реформалаштыруның барышы турында мәгълүмат бирелде.«Торак-коммуналь хуҗалык-безнең республиканың иң мөһим тармакларының берсе: 3,8 млн. кешенең һәркайсы-аны кулланучы. Татарстан тармакның мөһимлеген аңлаудан алып масштаблы программаларны тормышка ашыруга кадәр һәм илдә беренче капиталь ремонт региональ фондын булдыруга кадәр зур юл узды. Без ТКХ өлкәсендәге проблемаларны хәл итү буенча комплекслы стратегияне гамәлгә ашыруга беренчеләрдән булып керештек», – дип билгеләп үтте Айрат Галләмов. Кунаклар сораулар бирделәр, булган проблемаларны күтәрделәр. Очрашу ахырында яклар конструктив хезмәттәшлекне дәвам итүгә өмет белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International