Бүген Балык Бистәсе районы халкы түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алды. Мәгълүмат-консультация төркеме Балык Бистәсе һәм Котлы Бөкәш авылларына барды. Республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән бергә төркем эшендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлегенең әйдәп баручы консультанты Ләйсән Әхмәтҗанова да катнашты. Консультация барышында Төзелеш министрлыгы вәкиле тарафыннан очрашуда күтәрелгән барлык сораулар буенча да тулы аңлатмалар бирелде.