Татинвестгражданпроект НОПРИЗ халыкара профессиональ конкурсының беренче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде

2019 елның 22 ноябре, җомга

«Иң яхшы мәдәният һәм спорт объекты проекты» номинациясендә «Казан» милли мәдәни үзәген реконструкцияләү җиңүче дип табылды. Беренче дәрәҗә Диплом һәм конкурсның призын эзләнүчеләрнең һәм проектчыларның Милли берләшмәсе президенты, Рәссәйнең халык архитекторы, Рәссәй Дәүләт премиясе лауреаты, академик Михаил Посохин кулыннан «Татинвестгражданпроект» ДУП белгече Биләл Зәйнетдинов алды. Бүген Мәскәүдә НОПРИЗ иң яхшы проектына VI Халыкара һөнәри конкурсына йомгак ясалды. Быел конкурска якынча 500 эш тәкъдим ителгән иде, шул исәптән Белоруссия, Кыргызстан, Казахстаннан. Исегезгә төшерәбез, «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасында Милли китапханәнең китап саклагычын урнаштыру буенча проект документлары «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесенең проект институты тарафыннан эшләнгән һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган. Бүгенге көндә объектта реконструкция эшләре бара, ул 2020 елның 3-нче кварталында тәмамланачак. Проект беренче һәм икенче катларда төрле заллар сыйдырышлы саклагычлар, уку зоналары урнаштыру күздә тотыла. Шулай ук бинада актлар залы, конференц-зал, күпфункцияле зал, индивидуаль һәм төркем дәресләре өчен кабинетлар, мастер-класслар уздыру өчен 3D-принтерлар белән остаханәләр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International