Киңәшмә барышында Министрлык алдында торган агымдагы сораулар һәм атнага планнар каралды. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин милли проектларны үтәү, республика программаларын тормышка ашыру мәсьәләләрен билгеләде. Торак тапшыру, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына, балалар бакчалары төзелешенә аерым игътибар юнәлтте. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда 5 410 урынга исәпләнгән 26 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, шул исәптән 24 балалар бакчасы «Демография» милли проекты кысаларында өч яшькә кадәрге балалар өчен урыннар белән төзелгән. Ел ахырына кадәр «Демография» милли проекты кысаларында 960 урынга исәпләнгән тагын 4 балалар бакчасын файдалануга тапшыру планлаштырыла.