Кукмара районының Манзарас авылында М. Әмир урамы, 104 нче йорт адресы буенча ике фатирлы торак йорт төзелеп беткән. Бу хакта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды хәбәр итә. Йорт күп балалы гаиләләр өчен билгеләнгән, ул файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алган инде. Йортның гомуми торак мәйданы 116,8 квадрат метр тәшкил итә. Фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер, аларда сантехника, газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясе счетчиклары, шулай ук Индивидуаль җылыту казаннары урнаштырылган. Быел Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестиция программасы Татарстан шәһәр һәм районнарында гомуми мәйданы 438,3 мең кв. метр булган 7,8 мең фатирга исәпләнгән 165 йорт төзүне күздә тота.