Татарстанда төзелешкә ярдәм итү порталын булдыру буенча Юл картасы имзаланды

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» Технопаркында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, ТР Дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының «Главгосэкспертиза России» ФАУ белән төзелеш өлкәсендә цифрлы үсеш мәсьәләсе буенча хезмәттәшлеге турында киңәшмә узды.

Киңәшмәдә «Россиянең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ башлыгы Игорь Манылов, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, шулай ук Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында очрашуда катнашучыларга Татарстан халкы өчен төзелешкә ярдәм итү порталын гамәлгә ашыру буенча проект тәкъдим ителде.

«Безнең планда төзелешкә ярдәм итү буенча махсуслаштырылган порталны эшләтеп җибәрү, ул төзүченең төп проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәргә тиеш. Хәзер җир участогының шәһәр төзелеше планын алу этабыннан башлап, адрес алганчы, төзүче төрле учреждениеләргә 93кә якын визит ясый һәм моның өчен якынча 279 сәгать шәхси вакыт сарыф итә», - дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин. Төзелешкә ярдәм итү порталын тормышка ашыру төзүчегә бер урында һәм бөтен тормыш циклын аңлаешлы рәвештә – төзелеш башлану турында хәбәр бирүдән башлап төзелгән объектка милек хокукын теркәүгә кадәр күрергә мөмкинлек бирәчәк. Төзүче барлык кирәкле документларны электрон рәвештә тапшыра һәм аларны карау һәм килештерү статусын күзәтә ала. Төзелешкә ярдәм итү Порталында шулай ук маркетплейс эшләү планлаштырыла, анда хезмәтләр каталогы гамәлгә ашырылачак, подрядчыны яки Кадастр инженерын сайлау мөмкинлеге һәм электрон рәвештә Килешү төзү каралган.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан төзелеш объектларының тормыш циклын мониторинглау һәм төзелешкә ярдәм итү өчен мәгълүмат ресурсын булдыру буенча Юл картасы имзаланды. «Россия Баш дәүләт экспертизасы идарәсе» ФАУ башлыгы Игорь Манылов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хезмәттәшлек турындагы документка кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International