ТР Төзелеш министрлыгы: «Замбези елгасы» килүчеләр өчен 2019 ел ахырына кадәр ачылачак

2019 елның 11 декабре, чәршәмбе

Зоопаркны реконструкцияләүнең икенче чираты 2020 елның I кварталында башланачак. Киләсе атнада Казанның «Замбези елгасы» зоопаркының яңа өлешен файдалануга тапшыруга рөхсәт язачаклар, шуннан соң декабрь ахырына кадәр аның килүчеләр өчен ачылуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. «Бүгенге көндә эксплуатациягә тапшыру карарын рәсмиләштерү бара, без аны киләсе атнада көтәбез, һәм, карар кабул ителгәч, зоопарк директоры әлеге зоопаркның рәсми ачылу датасын җиткерер дип уйлыйм», — дип хәбәр итте спикер. Ул, ачылганнан соң, реконструкциянең икенче чираты башланачак, аны 2020 елның I кварталында гамәлгә ашыра башлаячаклар, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International