Бөгелмә һәм Алабуга районнары финанс ярдәме алуга гаризалар әзерли. Татарстан Бөгелмә һәм Алабуга районнарында җылылык һәм су белән тәэмин итү системаларын яхшыртуга финанслау өчен берничә гариза әзерли. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрылыгында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, акчаны «Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд» дәүләт корпорациясеннән алырга планлаштыра, дип әйтте. «ТР ике муниципалитетта коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләүгә 1 млрд.сумнан артык суммага ТКХ Фондының дәүләт корпорациясе финанс ярдәме алуга өч гариза әзерли», — дип сөйләде министр. Бөгелмә районы җылылык белән тәэмин итү өчен коммуналь инфраструктураны модернизацияләүгә бер гариза әзерли, аны 24 декабрьгә кадәр тапшырырга ниятлиләр, ә Алабуга районы су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларын камилләштерүгә кагылышлы ике гариза белән шөгыльләнә.