Собянин Бутыр районындагы поликлиниканы карап чыкты – яңа бинаны «Татинвестгражданпроект»ДУП проектлаштырды

2019 елның 20 декабре, җомга

Кичә Мәскәү мэры Сергей Собянин Бутырский районындагы (Мәскәү шәһәре) Яблочков урамындагы сырхауханәнең яңа бинасын карады. Бина «Татинвестгражданпроект»ДУП тарафыннан проектланган. Тикшерү барышында Сергей Собянин билгеләп үткәнчә, сменага 750 кешегә исәпләнгән яңа балалар-өлкәннәр поликлиникасы төзү турындагы карар элеккеге эшләрнең күп булуы белән бәйле. Ул яңа сырхауханәнең рекордлы срокларда төзелүен әйтте. Беренче пациентларны сырхауханә киләсе ел башында ук кабул итә алачак. 10,4 мең квадрат метр мәйданлы җиде катлы бина ташландык гаражлар урынында индивидуаль проект буенча төзелгән. Аеруча еш йөри торган белгечләрнең кабинетларын, шулай ук кан алу һәм анализ пунктларын Түбән катларда, ә иң аз йөри торган табиблар һәм администрация кабинетларын югары катларда урнаштырачаклар. Поликлиникада 200 кеше эшләячәк. Балалар бүлегендә иң кирәкле белгечлекләрнең табиблары-педиатрлар, оториноларинголог, офтальмолог, невролог, кардиолог, эндокринолог, балалар хирургы, травматолог-ортопед кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International