Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада «ТАНЕКО»ның нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексында булды. Монда ул комплекс җитәкчелеге белән бергә төп җитештерү куәтләрен карап чыкты. Чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Н.У. Маганов, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы А.Р. Метшин, Татарстан Республикасы Президентының нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе, «Татнефть» ГАҖ Директорлар советы әгъзасы Ш. Ф. Тәхаветдинов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры И.И. Сәлахов, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, подрядчы оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов 2019 елда «ТАНЕКО»ның эш йомгаклары буенча киңәшмәдә дә катнашты.Агымдагы ситуация турындагы нотык белән «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Илшат Сәлахов чыгыш ясады.
2019 елда Комплекс төзелешендә 29,7 млрд. сум инвестиция үзләштерелгән. 2020 елга төзелешкә инвестицияләрнең фаразланган планы-40 млрд.сум.