Нурлат районында китапханә һәм ФАП белән күп функцияле үзәк ачылды

2019 елның 28 декабре, шимбә
Бер ел элек Бурметьево авылы халкы хакимияткә яңа клуб төзү үтенече белән мөрәҗәгать иткән иде. Нурлат районының Бурметьево авылында күпфункцияле үзәк ачылды, анда сәхнә, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пункты урнашкан. Күп функцияле үзәк Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Аляшев һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашында ачылды. Авыл халкын Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде. Ул моннан бер ел элек авыл кешеләренең хакимияткә яңа клуб төзелеше уңаеннан мөрәҗәгать итүләрен әйтте.«Менә бер ел да үтмәде, без аның ачылышына җыелдык», - диде район җитәкчесе, авыл халкына Яңа ел алдыннан изге теләкләр юллап.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International