Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан Дәрвишләр балалар интернат-йортында булу

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бәйрәм көннәрендә, Татарстан Төзелеш министрлыгы хезмәткәрләре Дәрвишләр балалар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә бүләкләр һәм котлаулар белән килделәр. Балалар йөзендә балкыган елмаюлар, дәртле һәм күңелле кәеф, аларның тормышын бераз яктырак һәм кызыклырак итә алуының иң яхшы дәлиле. Бу бәйрәм көннәрендә барысы да якты вакыйгалар һәм игелекле эшләр көткәндә, бигрәк тә катлаулы тормыш хәлендә калган балалар. Алар өчен әкияти атмосфера булдыру, кайгыртучанлык, җылылык һәм игътибарлылык күрсәтү бик мөһим. Узган ел бик күп игелекле эшләр белән истә калачак. Әмма эшче һөнәрләрнең 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны аеруча билгеләп үтәсе килә.

WorldSkills Russia делегациясе Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына яңа социаль проект – Дәрвишләр балалар интернат-йортында санитар төеннәрне яңарту тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Бөтен дөньядан җыелган «Сантехника һәм җылылык» компетенциясендә катнашучылар, партнерлар (IAPMO GROUP, TECE, HVAC-expert, DUFA, GROHE, Meffert, «Реставратор» ҖЧҖ) социаль әһәмиятле вакыйганы тормышка ашыру өчен берләштеләр. Әлеге проектны булдырганнар, санитар корылманы җыйганнар, Дәрвишләр балалар интернат-йортында санитар төеннәрне алга таба монтажлау өчен Спецификация төзегәннәр, шулай ук гамәлдәгеләрен демонтажлаганнар.WorldSkills халыкара чемпионатын уздыру тарихында әлеге акция беренче тапкыр уздырыла. Татарстан башкаласында алган тәҗрибә WorldSkills хәрәкәте яшь буын арасында эшче һөнәрләрне популярлаштырып кына калмыйча, социаль эффект та күрсәтә. Хәйрия акциясе нәтиҗәләре буенча, тирә-юньдәгеләргә игелек кылырга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләр күбрәк булыр дип өметләнәбез. Проектны оештыручылар һәм партнерлар киләчәктә бу акция WorldSkills кабул итүче башка илләрдә дә эшче һөнәрләр чемпионаты традициясенә әверелер дип ышаналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International