Автошәһәрдә мәктәпкәчә учреждениеләрне капиталь ремонтлау программасы буенча 296,5 млн сумлык биш балалар бакчасы яңартылачак. Яр Чаллыда агымдагы елда өч балалар бакчасы төзеләчәк, 2021 елда аларны сафка бастыру өчен тагын шуның кадәр үк проектлаштырылачак, дип хәбәр итте Мэриядә узган киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков. Аның сүзләренә караганда, 2020 елда ЗЯБ бистәсенең 19 нчы микрорайонында, Замелекесье бистәсенең 20 нче һәм 25 нче микрорайонында яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Шулай ук агымдагы елда 34 нче микрорайонда, Орловка бистәсендәге «Притяжение» торак районында балалар бакчалары проектланачак, тагын ике балалар бакчасы 63 нче комплекста төзеләчәк. Моннан тыш, мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт ясау программасы буенча Чаллыда 296,5 млн сумга биш балалар бакчасы яңартылачак. Капиталь ремонт дүрт мәктәптә дә узачак (№ 46, № 82, № 2) һәм педагогика көллиятендә дә. Чыгымнар күләме 496,2 млн. сум тәшкил итәчәк.