Конкурс 2014 елдан башлап, төзелештә бәя хасил итү һәм сметалы нормалаштыру өлкәсендә белгечләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан үткәрелә, анда 184 кеше катнашты. Конкурсның төп бурычларының берсе-үз белемнәрен бәяләү һәм профессионал хезмәттәшләреннән тәҗрибә уртаклашу.
Конкурсны оештыручылар: Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы; «Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ; «Рәссәй Дәүләт экспертизасы Баш идарәсе» Федераль автоном учреждениесе Казан филиалы; «ТР Төзүчеләр Союзы» Эш бирүчеләрнең региональ тармак берләшмәсе; «КДАТУ» ЮҺБ ФДБМУ.
«Татарстан Республикасының 2020 елның иң яхшы сметачысы» VII Республика һөнәри осталык конкурсында катнашу шартлары: 2020 елның 1 мартына кадәр гариза бирергә; ел саен үткәрелә торган семинарда катнашучылар өчен 20% күләмендә ташлама бирелә; конкурста төзелеш тармагында бәя хасил итү һәм сметалы нормалаштыру өлкәсендә кирәкле белемнәре булган теләсә кайсы практик белгеч катнаша ала; конкурста катнашучының яше чикләнмәгән. Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә.