Татарстанда 2019 елда милли проект буенча 28 балалар бакчасы төзелде

2020 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

2019 елда Татарстанда "Демография" илкүләм проекты буенча 28 балалар бакчасы төзелешенә 3,5 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу хакта ТАССда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. "Хатын - кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү-өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру" Федераль проекты буенча Татарстанда 2019 елда 5 мең 870 урынга исәпләнгән 28 балалар бакчасы төзелде һәм файдалануга тапшырылды, шуларның 3 меңнән артыгы ясле. 2019 елда финанслау лимиты 3,51 млрд. сум тәшкил итте", - диде ул. "Спорт - тормыш нормасы" федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә республиканың төрле муниципалитетларында өч универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, футбол кырлары өчен ике ясалма каплам комплекты сатып алынды һәм монтажланды. Яр Чаллыда ябык йөзү бассейны төзелә, аны 2020 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. "Өлкән буын" Федераль проекты буенча Арча муниципаль районының Яңа Чүриле авылында 61,7 млн сумлык психоневрологик интернатның торак корпусы төзелә. 2019-2024 елларга исәпләнгән "Демография" илкүләм проекты биш федераль проектны үз эченә ала: "Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме", "Хатын - кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү", "Өлкән буын", "Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту", "Спорт-тормыш нормасы". Якындагы алты елга гомуми бюджет 3,1 трлн сум тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International