Испан төзелеш компаниясеннән делегация министрлыкка килде

2012 елның 20 ноябре, сишәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында «Sacyr» испан төзелеш компаниясе белән очрашу булды. Очрашуны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Чарада Төзелеш Министрлыгы белгечләре катнашты. Көн тәртибендә хезмәттәшлек һәм уртак проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге соравы каралды.

Катнашучыларны сәламләгәннән соң, министр эшләнгән эшләрнең бик күп булуын билгеләп, республиканың төзелеш комплексы турында сөйләде. Моннан тыш, катнашучыларның игътибарын республикада реальләшә торган төзелеш программаларына, зур масштаблы сәнәгать объектларына юнәлтте, шулай ук  тармакның кадрлар потенциалы турында сөйләде.

«Sacyr» испан төзелеш компаниясе, бүгенге көндә, биш төп юнәлеш буенча эшли – әйләнә-тирә мохит, муниципаль һәм шәһәр хезмәтләре; милекләргә, биналарга хезмәт күрсәтү; юллар һәм хастаханәләр төзелеше; торак төзелеше; төрле инфраструктура төзелеше. Европа базарында әлеге компания шактый танылган һәм эре объектлар төзү буенча тәҗрибәсе бар.

Билгеле булганча, республика үзара файдалы хезмәттәшлек, тәҗрибәләр алышу өчен һәрвакыт ачык, шуңа күрә киңәшмәдә министр тарафыннан «Sacyr»  өчен файдалы тәкъдимнәр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International