Татарстан эскроу-счетлардагы акчаның күләме буенча Россия төбәкләре өчлегенә керде

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда узган елның декабрендә эскроу-счетлардагы акчаның күләме 1 миллиард сумга арткан.

Узган елның декабрендә Татарстан банкларында ачылган эскроу-счетларның саны 27 процентка артып, 1,7 меңгә җиткән. Бу хакта ТР Милли банкының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Өлешле төзелештә катнашучылар тарафыннан эскроу-счетларда урнаштырылган акчаның күләме бер ай эчендә 23,5 процентка (яки 1 миллиард сумга) артып, 5,2 миллиард сумга җиткән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән генә калышып, Россиядә өченче урынны били», - диелә хәбәрдә.

Республикада тугыз вәкаләтле банк төзелә торган объектларда проект финанславы буенча эш алып бара. 1 гыйнварга булган мәгълүматлардан күренгәнчә, банклар төзелеш компанияләре белән рәсмиләштергән 28 кредит килешүе буенча лимит 22,9 миллиард сум тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International