2019 елда Татарстан Республикасында 21 мәдәният йорты төзелде һәм 40 мәдәни объект төзекләндерелде

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2019 елда Татарстанда гамәлдәге республика программалары һәм «Мәдәният» милли проекты буенча 21 мәдәният йорты төзелде һәм 40 мәдәни объектка ремонт ясалды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте. "2019 елда республиканың гамәлдәге программалары ярдәмендә, илкүләм проекттан тыш, 21 авыл мәдәният йорты төзелде һәм 40 объект ремонтланды. Зур рәхмәт, Рөстәм Нургалиевич, ярдәм алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм», — диде Әюпова. Милли проектлар Рәссәй Федерациясе Президенты Владимир Путинның «май фәрманнары» нигезендә 2018 елдан башлап гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International