ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТКХ тармагы эшенә йомгак ясап, ведомство җитәкчесе Фәрит Хәнифов 2020 елның 1 гыйнварына коммуналь өлкәдә 20 муниципаль берәмлектә 151 концессион килешү төзелүен, алар буенча коммуналь инфраструктура объектларының 106сы тапшырылуын, бу коммуналь инфраструктураның теркәлгән объектларының 8,7% ын тәшкил итүен билгеләп үтте. «Әлеге концессион килешүләр буенча 1 млрд 208,35 млн.сум шәхси инвестицияләр җәлеп итү планлаштырыла», - диде Фәрит Хәнифов.