Рәссәй Президенты Владимир Путин ил алдына торак төзелеше темпларын арттыру бурычын куйды. Татарстанда агымдагы елда 2,979 млн.кв. метр торак төзү планлаштырыла, 2024 елга күрсәткечне 3,648 млн. кв. метрга кадәр арттыру планлаштырыла. Соңгы 10 елда республикада ел саен 2,4 млн.кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Узган ел торак төзелешенең яңа дәрәҗәсенә чыгарга һәм 2 млн. 675 мең кв. м. торак файдалануга тапшырырга мөмкин булды. Шулай итеп, бер ел эчендә 37 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов ведомствоның йомгаклау коллегиясе барышында: «Без «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру буенча башка төбәкләр өчен үрнәк булырга тиеш»,- дип ассызыклады. Безгә мәсьәләләрне комплекслы хәл итәргә, инженерлык, юл-транспорт инфраструктурасы төзелешенә, ипотека ставкасына игътибар итәргә кирәк. Ел нәтиҗәләре буенча республикада ипотека ставкасы 9,12% ка кадәр кимүгә карамастан, ул шактый югары кала. Иң мөһим бурычларның берсе - аны киметү, гражданнарның ипотека кредитларына үтемлелеген киңәйтергә кирәк».