Иске Икшермә авылының «Тургай» приюты бинасында икенче кат барлыкка киләчәк. Татарстанның Саба районында балалар һәм яшүсмерләр өчен 99,5 млн сумлык социаль приют ремонтланачак һәм реконструкцияләнәчәк. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. «Төзелеш-монтаж эшләренә һәм башка эшләргә, шул исәптән җиһазларны урнаштыруга һәм монтажлауга финанслау лимиты — 99 537 430 сум», - дип хәбәр ителә документларда. Проектны финанслауга Татарстан бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк. Приютта подвалны һәм беренче катны яңадан планлаштыру һәм яңадан җиһазлау эшләре алып барылачак. Шулай ук бинада идәннәр алмаштырылачак, бизәү һәм монтаж эшләре башкарылачак. Приют төзелеше һәм реконструкциясе 2020 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.