Бүген Мәскәүдә 2018 елда футбол буеча дөнья Чемпионаты үткәрү өчен кирәк булган инфраструктура объектларының исемлеген формалаштыралар

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә. Ул анда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министры Р.Т. Бурганов белән бергә, 2018 елда футбол буенча дөнья Чемпионатын оештыручы шәһәрләрнең инфраструктурасын үстерүгә багышланган берничә киңәшмәдә катнаштылар. Беренче киңәшмә, Россия региональ үсеш Министрлыгында, министр урынбасары Ю.У. Рейльян рәислегендә  үтте. Киңәшмә барышында билгеләнеп үтелгәнчә, Казан, бүгенге көндә, бик күп күрсәткечләр буенча әзерлекнең югары дәрәҗәсендә тора. Икенче киңәшмә Россиянең спорт Министрлыгында, ведомство җитәкчесе В.Л. Мутко рәислегендә үтте. Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, 2018 елда Россия Федерациясендә футбол буенча дөнья Чемпионаты үткәрүгә әзерлек Программасын эшләү буенча, спорт Министрлыгында бу атнаны, Россия Федерациясенең кызыксынган субъектлары һәм башкарма хакимиятнең федераль органнары катнашында киңәшмәләр үткәрелә. Бүген Татарстаннан килгән вәкилләрне тыңладыла. Әлеге киңәшмәләрнең максаты булып, 2018 елда футбол буеча дөнья Чемпионаты үткәрү өчен кирәк булган инфраструктура объектларының исемлеген формалаштыру тора. Әлеге максат булачак программаның нигезендә ятачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International