Алабугада Ленин мәйданын яңарту эшләре дәвам итә. Яңартылган бушлык «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының кече шәһәр һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите программасы ярдәмендә барлыкка киләчәк. Ленин мәйданын реконструкцияләү проекты узган ел кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның Рәссәй конкурсында җиңү яулады, шуңа күрә РФ Төзелеш министрлыгы реконструкцияләүгә 50 млн.сум бүлеп бирде. Алабуга районы башкарма комитеты каршындагы төзелеш Департаменты директоры Рөстәм Латыйпов хәбәр иткәнчә, төзекләндерү эшләрен 2020 елның маена тәмамлау планлаштырыла. Үзгәрешләрдән соң Ленин мәйданында яңа юллар, куаклар, балалар өчен уен мәйданчыклары, эскәмияләр һәм хәтта амфитеатр барлыкка киләчәк.