Татарстан 2019 ел нәтиҗәләре буенча торак төзелеше драйверы булган төбәкләрнең берсе булды. Бу хакта Федерация Советында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә РФ төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев сөйләде, дип хәбәр итә парламентның югары палатасы матбугат хезмәте. Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгы Мәскәү өлкәсе, Мәскәү, Краснодар крае һәм Санкт-Петербургтан соң бишенче урында Татарстанны телгә алды. Моннан тыш, илдә торак төзелеше үсеше билгеләнә торган төбәкләр исәбенә министр Ростов, Ленинград һәм Свердловск өлкәләрен, Башкортостанны, шулай ук Воронеж, Самара, Новосибирск, Төмән, Чиләбе һәм Түбән Новгород өлкәләрен дә кертте. «Киметү булган берничә елдан соң без уңай тенденцияне күрәбез – торакны файдалануга тапшыру 6,1% ка артты», – диде Якушев. Шуның белән бергә, ул ассызыклаганча, торак тапшыру күләмен федерациянең барлык субъектлары диярлек арттырырга тиеш. Рәссәйдә 2019 елдан башлап, РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә эшләнгән «Торакс һәм шәһәр мохите» милли проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында, агымдагы елда, 2 млн.979 мең кв. метрга кадәр торак тапшырырга планлаштыра, бу, узган ел белән чагыштырганда, 304 мең кв. метрга күбрәк.