Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында фәнни-техник советның “Төзелеш комплексы һәм төзелеш материаллары сәнәгатенең үсеше” дигән темага утырышы булды. Утырышны төзелеш комплексы үсеше идарәсенең башлыгы И.С. Гимаев үткәрде. Чарада тармак предприятиеләреннән вәкилләр катнашты.
Утырышның көн тәртибендә республиканың төзелеш мәйданнарында инновацион җылылык һәм гидроизоляцион материаллар куллану соравы каралды. Чара барышында тематик докладлар тыңланылды, аларның һәрберсе турында фикерләр әйтелде.