ММЧ игътибарына!

2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе

Иртәгә “Энергетика. Ресурс саклау” дип аталган 14 нче Халыкара махсуслашкан күргәзмә һәм “Энергоресурсоэффетивлык һәм энергияне саклау” дип аталган 13 нче Халыкара симпозиум эше кысаларында “Бюджет өлкәсендә һәм ТКта энергоэффективлык һәм энергияне саклау” дигән темага “түгәрәк өстәл” була, әлеге чара модераторларының берсе булып, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов чыгыш ясаячак. Чара кысаларында Казан шәһәрендә энергияне саклау чараларын, энергетик тикшеренүләрнең норматив-хокук базасын тормышка ашыру турында фикер алышу планлаштырыла, шулай ук Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгы учреждениеләрендә энергияне саклау, бюджет өлкәсенең энергоаудиты, бюджет өлкәсендә һәм ТКХта пилотлы проектларны эшләү һәм реальләштерү, Казан шәһәренең җылылык белән тәэмин итү системасында энергияне саклау һәм энергоэффективлык кебек сораулар да тикшереләчәк. Журналистлар өчен аккредитцияне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы үткәрә.

Телефоннар 231-14-51, 231-14-52

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International