Татарстан Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенрәссәй конкурсында 185 млн. сум отты

2020 елның 28 феврале, җомга

Татарстан Республикасында өч проект-Баулы шәһәрендә Җиңү һәм Хезмәт даны паркы, Зәй шәһәрендә «Энергетик» мәдәният йорты янындагы үзәк мәйдан һәм Лаеш шәһәрендә «Экстрим-парк» кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенрәссәй конкурсында җиңү яулады. Җиңүчеләрне бүләкләү нәтиҗәләре буенча, Татарстан проектларын гамәлгә ашыруга федераль финанслауның гомуми суммасы 185 миллион сум тәшкил итте. Конкурска йомгак бүген Төмәндә «Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Икенче Бөтенрәссәй форумы кысаларында ясалды. 2020 елда конкурста катнашу өчен 300 гариза килгән, шуларның 286сы техник экспертиза узган һәм катнашуга кертелгән. Җиңүче 80 проект 30 млн.сумнан алып 100 млн. сумга кадәр проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль грантлар алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International