Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә республикада ябык йөзү бассейннары, боз сарайлары һәм универсаль спорт заллары төзү программасы тормышка ашырыла. 2020 елда Нурлат, Мөслим һәм Биектау муниципаль районнарында өч ябык йөзү бассейны төзү планлаштырыла. Шулай ук Буа, Мамадыш, Сарман, Яшел Үзән (Осиново авылы), Тукай һәм Кукмара муниципаль районнарында 6 универсаль спорт залы. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев хәбәр итте. Моннан тыш, Балык Бистәсе һәм Лаеш муниципаль районнарында ясалма бозлы 2 ябык шугалак төзелеше планлаштырылган, дип өстәде ул.«Хәзерге вакытта 4 ябык манеж төзелеше алып барыла: Казан шәһәрендә күнегүләр футбол-регби манежы, Казанда һәм Яр Чаллы шәһәрендә күнегүләр футбол манежы, шулай ук Түбән Кама шәһәрендә күнегүләр футбол манежы», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.