ТР Төзелеш Министрлыгында Төркия делегациясе белән очрашу узды

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында «KOLIN Inşaat» (төркия Республикасы) холдингы вәкилләре белән очрашу булды, аның кысаларында хезмәттәшлекнең мөмкин булган юнәлешләре турында фикер алыштылар. Министр урынбасары Илшат Гыймаев рәислегендәге чарада «KOLIN Inşaat» холдингы идарәсе әгъзасы Кемаль Кологлу, «ADCO» компаниясе идарәсе рәисе - «KOLIN Inşaat» холдингының Рәссәй Федерациясендәге рәсми вәкиле Сельчук Акат, «ADCO» компаниясе идарәсе рәисе ассистенты Зөһрә Нотфуллина катнашты. Министр урынбасары Илшат Гыймаев кунакларга республиканың төзелеш комплексы казанышлары, шулай ук Татарстанда республика программаларын һәм милли проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде. Төркия ягы төзелеш өлкәсендә дә, энергетика өлкәсендә дә хезмәттәшлек итәргә әзер булуын белдерде. Чарада, шулай ук, ТР Төзелеш министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре, «ТР газификация, энергияне сак тоту технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» ГКУ генераль директоры урынбасары Евгений Волков, «Татинвестгражданпроект» ДУП проектының баш инженеры ярдәмчесе Айрат Хәйбуллов, «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ программаларны тормышка ашыру идарәсе башлыгы Илдар Шәйдуллин, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары бүлеге башлыгы Олег Казеннов катнашты. Чара ахырында яклар алга таба хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International