Җитәкчеләр, район һәм шәһәр масса-күләм мәгълүмат чаралары журналистлары өчен төзелеш, архитектура һәм ТКХ өлкәсендә тормышка ашырыла торган төп проектлар турындагы семинарда катнашырга чакыра.
Чараны оештыручылар булып, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы, “Татмедиа” матбугат һәм масса-күләм коммуникация республика агентлыгы тора.
Семинар иртәгә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында булачак. Адрес: Казан, Дзержинский ур., 10.
Семинарның программасы:
9.00-10.00 – Семинарда катнашучыларны теркәү.
10.00-10.20 – ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммунал хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Мөдәрис улы Хәнифовның сәламләү сүзләре.
10.20-10.30 – “ТАТМЕДИА” ААҖ генераль директоры җитәкчесе Рөстәм Ринат улы Бикмөхәммәтовның сәламләү сүзләре.
10.30-11.10 – ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алмаз Сәлим улы Әхмәтшин “ Татарстан Республикасында торак һәм социаль кирәк-яраклар өчен билгеләнгән объектлар төзү”.
11.10-11.40 – Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Николай улы Кудряшев “Территорияләрне планлаштыру һәм төзү. Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарының архитектуралы-пространстволы күренешләре. Казанда Универсиада объектларын төзү”.
11.40-12.20 – Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитетының коммуналь комплекс өлкәсен тәртипкә салу идарәсе башлыгы Дмитрий Игорь улы Ухин “ТКХта тарифны тәртипкә салу буенча актуаль сораулар”
12.20-13.00 – ТР тӨзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Михайлович Фролов “Торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүнең яңа кагыйдәләре. ТКХта энергияне саклау”.
13.00 -14.00 – Төшке аш
14.00-14.40 – ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Равил Каюм улы Кәримов 21.07.2007дән 185-ФЗ номерлы “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында” Федераль законын Татарстан Республикасы территориясендә тормышка ашыру”.
14.40-15.00 – ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Юрий Леонид улы Аляшев “Татарстан Республикасында сәнәгать төзелешенең үсеше”.
15.00-16.20 – Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Әнвәр улы Фәйзуллиның пресс-конференциясе һәм 2012 елда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министры тарафыннан тормышка ашкан программаларны яктырткан масса-күләм мәгълүмат чаралары буенча үзган бәйгенең җиңгүчеләрен котлау.
Семинарда катнашу өчен түбәндәге телефон буенча аккредитацияләнергә мөмкин” (843) 231-14-51 (52) 15.00 сәгатькә кадәр.
Семинарның аерым чараларында да, шулай ук бөтен семинарда да катнашырга мөмкин.